журнал соембикэ последний номер
Журнал соембикэ последний номер
җырчы, Татарстанның атказанган артисты
журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары
Чехиядәге татар, блогер, әни
Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты
Театраль тәнкыйтьче дә, театр дөньясында кайнап, аның пәрдә артында йөргән журналист та түгелмен. Спектакль корылышының да барлык нечкәлекләрен белмим. Мин бары тик театрга гашыйк гади тамашачы. Залга кереп утыруга дөньямны онытып спектакль караучы, шундагы геройлар белән бергә шатланучы, елаучы. Монда бары тик спектакльдән, геройлардан алган тәэсирләрем генә язылачак. Хатын-кызда эмоцияләр җитәрлек анысы. Шуңа төрле булыр ул.
Ирем балаларны кыйный Бер авылда тыныч кына яшәп ятучы гаиләдә гауга чыккан. Кыз бала, әти кыйнады дип, көеп беткән аркаларын, кулларын күрсәтеп, интернетка куйган. Артык таралып өлгермәде бугай бу вакыйга, ничек хәл иткәннәрдер.
Баладан көнләшәм Иремнең беренче никахыннан туган баласы бар. Җае чыккан саен, ул тизрәк аның янына ашыга. Күчтәнәчен, бүләген бер дә калдырмый. Ярый, барсын да, күрсен дә, ди. Ачуымны башка нәрсә кузгата: берәр нәрсә кирәк булса, ул баланың әнисе тизрәк иремә шалтырата башлый.
Без имени: Бик яхшы ир, мин конлэшер идем может повод белэн чакврадыр кешенекен белмисен. Тунрылы булсын
Без имени: Бала белән әти арасына кермәгез инде, зинхар. Ул аның әтисе. Ул карамаса аны кем карасын.
Без имени: Акыллы, тэпле ир элэккэн сезгэ димэк
Хыянәтме, Флиртмы? Гаилә корганыбызга 15 еллап. Моңарчы тату гына гомер иттек.
Без имени: Сөйләшегез ирегез белән, бар да ачыкланыр
Без имени: Русларда «Клин клином вышибают»
Август саныбыз!
Август кояшы кебек җылы, август кебек бай ул!
Тышлыгыбызны медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округы буенча балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы баш белгече Эльмира Минһаҗева бизи. «Хатын-кызның бәхете – әни булуда», – ди ул. Әмма моның өчен кыз баланың сәламәтлеген сабый чактан ук кайгырту кирәк.
Язманың авторы – Алсу Шакирова.
«Сабыр итәм димә. » Тормыш бик катлаулы – ул хатын-кызны нинди генә авыр хәлләргә калдырмый. Бер генә мисал. Рушания исемле ханым ир тоткынында кала. Дөрес, бикле ишекле бүлмәгә ябып тотмый ул аны. Әмма һәр адымы күзәтү астында була: кая бара, нигә бара, күпмегә бара, кемнәр белән аралаша, нигә аралаша, нәрсә сөйләшә. Бер көн килеп, Рушания янында бер дусты, бер танышы, бер туганы калмый. Тел белән кешене гел битәрләп тору кайчак кул күтәрүгә караганда да яманрак. Хатын бу хәлләргә чыдый алмыйча иреннән качып китә. Аны «Мамин дом» («Анам йорты») кризис үзәге үзенә сыендыра.
Язманың авторы – Мәдинә Авзалова.
Ә сезнең «ат духтыры» булып хатын-кыз эшләгәнен күргәнегез бармы? Мөгаен, күпләрегезнең юктыр да. Без бит аны ир-ат һөнәре дип кенә беләбез. Казан ипподромының баш табибы да хатын-кыз. Ни өчен Гөлнур Миндубаева бу авыр һөнәрне сайлаган? Кайдан килгән аңа атларга мәхәббәт? «Ат духтыры» дигән язма аның хакында.
Авторы – Алсу Шакирова.
«Сагыналар сине, Ландыш. » Укучы, һичшиксез, яратып укыячак язмаларның берсе бу. Күз яшьләрен тыя алмыйча укыячак ул аны. 2002 елның декабре. Нарасые туганга сөенеп, аңа бер яратып карарга гына өлгерә Ландыш һәм мәңгелеккә күзләрен йома. Эльмира Закирова ул чакта табиб булып эшләгән бу яшь ханымның көндәлекләрен язган иде. Андагы кичерешләр бөтен хатын-кызларга да таныш. Мөгаен, шуңадыр ул бик күпләрнең күңеленә кереп калды. Ахыры менә шулай аяныч тәмамлану да тетрәндерде. Инде ничә еллар укучыларыбыз бу язманың дәвамын көтте: ул гаиләнең язмышы ничек булып бетте, дип гел сорадылар. Бу сорауга җавап – шушы язмада.
«Язмыш шаяруы». «Сөембикә»нең бу санын кулга алган укучы әлеге язмага тукталмыйча калмаячак. «Ачыктан-ачык» рубрикасында дөнья күргән барлык язмалар кебек үк ул да иң четерекле темаларның берсен кузгата. Бу юлы – катнаш никах темасын. Җырчы, продюсер Гүзәлиянең башыннан кичергәннәре күпләр өчен сабак, гыйбрәт булыр. Аның сөйләгәннәрен йөрәк аша уздырып, тиешле нәтиҗәләр ясаучылар – аны ишетүчеләр, һичшиксез, табылыр. Журналист шуның өчен героеның күңеленә сукмак сала – ихлас сөйләшүгә чакыра да бит.
Язманың авторы – Чулпан Галиәхмәтова.
Пандемия аркасында ерак юлларга чыгып китәсе килми, әмма күңел сәфәрләр телиме? «Мин ачкан дөнья» сәхифәсе сезгә яңа юнәлеш тәкъдим итә: Казан-Уфа маршруты буйлап алты көнлек круиз. Су юлы буйлап – теплоходта, табигатькә хозурланып. «Су өстендә кояш чыгу, кояш баю мизгелләрен күзәтү үзе генә дә ни тора!» – ди язманың авторы Вәсилә Рәхимова.
Куакта качып калган карлыганнарыгыз бармы әле? Бар икән, карлыганлы зефир ясап карагыз. Хуш исле, матур һәм гаҗәеп тәмле зефир! «Аш-су» рубрикасында урнаштырылган мастер-класс аны әзерләүнең һәр этабын нечкәләп аңлата. «Иң мөһиме – төгәллек», – ди Зилия Будайлова.
Юк, бөтен язманың да эчтәлеген сөйләп чыкмыйк инде – кызыгын, тәмен бетермик.
Өегезгә дә, күңелегезгә дә нур булып килсен «Сөембикә»без!
Журнал соембикэ последний номер
Республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина элек «Ак барс» хоккей командасы уенчысы, хәзер аның генераль менеджеры булган Марат Вәлиуллинга кияүгә чыкты.
«Ул минем яраткан кешем. Ул мине аңлады һәм яратты. Тормышымда акыл белән уйлап кабул ителгән карарларым бик күп булды, ә бу юлы мин бары тик хисләргә таяндым», – дигән ул «Татар-информ» агентлыгына.
Һиҗри буенча 1442 нче елны Камил хәзрәт Сәмигуллин 5642 метр биклектә тәмамлаган.
Татарстанның атказанган артисты Мәдинә ГАЙНУЛЛИНА:
«Мин әтиемне беренче тапкыр 18 яшемдә генә күрдем. «
Бу көннәрдә күренекле композитор, Татарстан гимны авторы Рөстәм Яхинның тууна 100 ел. Аны искә алып, бер язма тәкъдим итәбез.
«– Мин аны гомерем буе яраттым.
– Сөйләгез, Сайра апа, үтенәм сездән, сөйләгез!
. Минем бу язмам Сайра апа белән Рөстәм абый Яхинның бик азлар белгән мәхәббәте турында булырга тиеш иде. «
«Өч хатын аерган кешенең уй-ниятләре, башкача, мин уйлаганча булмаган. Ул мине хатын-кыз итеп күргән.
Кунакка бардым, ләкин үземә кагылдыртмадым. Беренче иремнән калган яра булды микән инде. «
Татарстанның атказанган артисты, җырчы һәм музыкант Закир Шаһбанның хатыны Гөлүсә Шаһбан белән ачыктан-ачык сөйләшик әле: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/irlrne-zhllrg-yaramyy
Татарстанның халык артисты, юмор остасы Рәшит Шамкай вафат.
Авыр туфрагың җиңел булсын, Рәшит абый.
Бүген язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфан Миңнуллинның туган көне. Бүген аңа 86 яшь тулган булыр иде.
Театр сәхнәләрендә пьесалары иң еш уйнала торган күренекле татар драматургының тормыш кагыйдәләрен «Мин бит авыл малае. Шәһәрне яратмыйм мин» язмасында ачарга тырыштык: http://syuyumbike.ru/news/rules/kartlar-artka-karyy-yashlr-alga
Алина Заһитованың яңа бойфренды.
Социаль челтәрләрдә тема №1 – Алина Заһитованың 2 метрлы бойфренды барлыкка килү турында. Алина белән «Ак Барс» хоккейчысы 20 яшьлек Дмитрий Воронков арасында роман дип язып тутырганнар.
Яшьләрнең Instagram-аккаунтындагы фотография локацияләрен чагыштырып, мәгълүмат шундый истерия кичерә. Мәсәлән, Алина белән Дмитрийның вейк-бордтагы, мунча кисмәгендәге фотолары. Кичә, әнә, икесе дә бер үк вакытта бер үк локациядән фотолар куйганнар: Алина да, Дима да «Красная поляна» комплексында ял итәләр.
Алина шәхси тормышын җиде йозак астында тота анысы. Шулай да. Шикләнергә сәбәп бар. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Аида Гарифуллинага «Россиянең атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде!
Бүген Россия Премьер-министры Михаил Мишустин бер төркем мәдәният-сәнгать вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында якташыбыз, опера җырчысы Аида Гарифуллина да бар иде.
Котлыйбыз!
Бүген телевидение һәм радио алып баручысы, конферансье, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрованың туган көне!
Гөлназга иҗади уңышлар, яңа үрләр, мәңге саекмас илһам чишмәсе, кызыклы проектлар телибез!
«Сөембикә» журналы
«Сөембикә» журналы запись закреплена
«Сөембикә» журналы запись закреплена
«Сөембикә» журналы запись закреплена
«Сөембикә» журналы запись закреплена
«Сөембикә» журналы запись закреплена
«Сөембикә» журналы запись закреплена
«Сөембикә» журналы запись закреплена
«Сөембикә» журналы запись закреплена
«Сөембикә» журналы запись закреплена
«Сөембикә» журналы запись закреплена
Дусларыбызга «Сөембикә»нең сентябрь санында дөнья күргән бер язма тәкъдим итәбез. Татарстанның атказанган артисты, җырчы Лилия Муллагалиева турында ул.
«Мәхәббәтле язмыш»
Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА. Татарстанның атказанган артисты. 1979 елның 29 сентябрендә Актаныш районының Зөбәер авылында туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлаган.
Показать полностью. Остазлары — Рәхилә Мифтахова һәм Венера Ганиева. Академиядә ачылган ялгыз җырлау кафедрасының иң беренче шәкерте. Җиңүләре: «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә — Гран-при (1996), «Ягымлы яз»да — беренче урын (1997), «Урмай моңы»нда — Гран-при (1998), «Чаллы былбылы»нда — Гран-при (1998), «Дус-лык җыры»нда (Башкортстан) — икенче урын (1999), «Татар җы-ры-1999» да — икенче урын. «Мәхәббәтле язмыш» телевизион тапшыруының («Татарстан—Яңа гасыр») алып баручысы.
ТАМЫРЛАР. Әти белән әни Бөгелмәдә танышалар. Икесе дә бухгалтерлыкка укырга килгән була. Әти бик мәхәббәтле кеше безнең, телгә оста, үзенә карата белә – әни аны яратып китүен сизми дә кала. Үзеннән тугыз яшькә олы әтиемә ияреп Зөбәергә кайтканда унтугызы гына тулган була әле аның. Шәһәр кызы ул безнең. Башкортстанның Октябрьский каласында үскән. Әнинең авылга киеп кайткан үкчәле туфлиләре чормада әле дә саклана. Мәктәптә укыган чакларда апалар белән без аны бик еш киеп, йөреп карый идек. Кайнана янына кайтып төшә әни. Әбекәй бу вакыт авырып, урын өстендә ята торган була инде – сугыштан чирләп кайткан бабакай озак та тормый үлеп киткән: өч бала белән яшьли тол калган әбекәйнең сәламәтлеге бик иртә какшаган.
Бер-бер артлы биш бала таба әни. Миннән алдагы дүрт туганымның һәркайсының арасы икешәр ел. Мин оя төпчеге – «соңгы җимеш». Алты елдан соң, олылар инде үсә төшкәч, «тагын берәү кирәк» дип тапканнар. «Һәркайсыгыз теләп, көтеп алынган», – дигән сүзләрне еш кабатлый иде әти. Без, балалар, күбрәк әни тирәсендә кайнашып үстек. Мәктәптән кайтышлый да элемтә бүлегенә, әнигә сугылып чыга идек. Әни каядыр китсә, хәзер дә өй эче бушап кала, күңелсез. «Син Казанга укырга киткәч, бик нык өзгәләндем», – диде әни. Мин үзем дә тулай торак балконнарына чыгып, авылны, әнине сагынып озак еладым. Әти дә якын, ул хәзер дә безнең бөтенебез өчен терәк, багана кебек. Тик ул. гел эштә иде. Безнең киләчәк турында сүз чыкса, сүзе кыска иде: «Бухгалтер булырга кирәк». Әтинең иң зур хыялы – кайсыбызның да булса авылда калып, аның эшен дәвам иттерү иде. Миңа да зур өметләр баглады. Артист булуымны күз алдына да китермәде. Дөрес, бухгалтер булып эшләп, җырлап йөрүемә каршы түгел иде ул. «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә җиңеп, лауреат булгач, «институтка имтихансыз алабыз» дигәч, уйлап та тормадым, бардым да кердем шул. Язмыштан узып буламы?! Кечкенәдән авылда «артист» дип йөрттеләр. Хәзер кайчак уйлыйм, әти дөрес әйткән: гомер буе җырлап йөрмәм, финанс-икътисад институтына кереп, төпле һөнәр аласы булган. Ә җыр-моңга сәләтең, теләк-омтылышың булса, аны беркайчан да үзеңдә бикләп кала алмыйсың – барыбер калкып чыга ул.
Ике яктан да нәселдә моңлы тавышлар байтак безнең. Әти дә җырлый, гармунда да уйный. Аның тавышы көр – ул җыр сузса, башка беркемне ишетермен димә, сүзен белмәсә, үзеннән дә өстәп җибәрә.
Ә әнинең тавышы нечкә һәм тыныч – ул әкрен генә, салмак кына җырлый. Мине исә авылда әтинең мәрхүмә апасына ошаталар: «Мөҗәл-лия кебек җырлыйсың», – диләр.
Апаларым мине сәхнәгә чыгару өчен шактый тырышты. Болай да: «Сине сагынабыз», – дип еш кайтып йөриләр иде. Ә җырлый башлагач, Актанышта яки Пучыда берәр смотр концерты булса, кичтән: «Катна-шам», – дип хәбәр итсәм, Илфира белән Ләйсән апамнар Чаллыдан иртүк кайтып төшәләр. Алып баралар, кире өйгә озаталар. Шөкер, хәзер дә бер йодрык кебек яшибез. Әлфия апам менә Казандагы иң зур терәгемә әйләнде.
Әле мин мәктәптә укыганда ук бакча башына йорт бурап куйган идек. Ул шулай торды да торды. Бишебез дә башлы-күзле булып, оныклар тугач, төп йортка җыелганда өй кысан була башлады. Берсеннән-берсе вак бала-чага, чыр-чу. Ирем: «Яңа йортны салып бетерергә кирәк», – дип сүз кузгатты. Ул башлап йөрде, калганнар, кем ничек булдыра алды, шулай кушылды. Ике айда өлгерттек йортны: йөз квадрат метрлы, суы кергән, бөтен уңайлыклары бар. Әмма. әти белән әни анда күчмәде. Гомер иткән нигездән кубасылары килмәде. Җиде ел инде, кайткач, яңа йортны ачып керәбез, киткәндә аларга ачкычын биреп китәбез. Кунак йорты ролен генә үти ул. Күчмәселәрен аңлагач, төп йортта да шундый ук уңайлыклар булдырдык.
БАЛАЧАК. Кечкенә чакта кыш буе җәй җитүен, Октябрьскийга ба-
бакайларга кунакка баруыбызны көтә идем. Ә баргач. сагынам. Әбекәй безне – авыл балаларын – тәмлерәк әйберләр пешереп сыйларга тырыша. Зөбәердә ул чакта җиләк-җимеш бакчалары юк иде. Әти чияләрне 15 еллар элек кенә утыртты әле. Ә әбекәйләрдә алма да, чия дә, виктория җиләге дә үсә. Алар, җимешләрне җыймыйча, без килгәнне көтәләр. Бигрәк тә чияләренең тәме истә калган: куе-кара төстә, баллы, сусыллар. Ул чияләр шундый биек агачлар булып тоела иде. Еллар үтеп, кире кайткач, исем китте – гап-гади куаклар булган икән.
МӘКТӘП. Оят булса да әйтәм: мәктәптәге иң тәртипсез укучыларның берсе идем. Кыз бала димәссең дә. Нигәдер, рус теле кабинетының пыяла элмә тактасы ишекне мин ябып кергәч кенә төшеп ватыла. Алай каты да япмыйм шикелле. Ишек тоткалары нигәдер мин кагылгач кына кубарылып чыга. Төптән нык, таза бала идем, гәүдәм зур, шуклык-шаянлык та җитәрлек. Берсендә класс җитәкчебезгә өр-яңа өстәл кайтарып куйдылар. Өсте лакланган, матур. Тәнәфестә малайлар белән сугышып киттек тә берсен өстәлгә күтәреп салдым, һәм. өстәл урталайга ярылды. Лакланган булгач, ярылганы бик күренмәде, астына китаплар өйдек. Ул көнне диктант язарга тиеш идек. Укытучы кереп утырып, терсәге белән таянуга өстәл ишелде дә төште. «Кайсыгызның эше?» – дип, укытучы һәрберебезне бастырып сорый башлады. «Мин», – дими чарам калмады. «Белмим, бу Лилия кем булыр икән инде?» – дип, Светлана Фатиховна өйгә килгән иде ул чакта.
ДУСЛАР. Тормышта авыр хәлдә калып, сез әйткәнчә, төн уртасында, уятып, дуслардан ярдәм сорарга туры килгәне юк әле миңа. Язмасын да! Әмма шундый хәл була икән, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә мөрәҗәгать итәрлек дус-танышларым, шөкер, бар. Әмма иң якыны, ахирәтем дип әйтерлеге – Айгөлдер (җырчы Айгөл Бариева. – Г. С.). Институтта укыганда тапкан дусларымның берсе Чулпан Гарипова белән без хәзер дә якыннар. Миңа эч серләрен ачучылар күп. Серләрен саклый алмасам, сөйләмәсләр иде. Гаилә дусларыбыз да шактый.
Тормыш булгач, төрле хәлләргә тарыйсың. Дуслар арасында, хыянәт итмәсәләр дә, гайрәтемне кайтаручылар да булды. Бәлки, мин алар-ның ниндилеген танып бетерә алмаганмындыр, алар электән үк шундый булганнардыр? Әмма бүген дус санаган кеше белән иртәгә дошманлашуны да мин аңламыйм. Ни генә булса да, гафу итәм. Күңелемдә кенә сакламыйм. Беренче адымны үзем ясарга тырышам. Дөрес, барысын онытып, иртәгә үк яңадан сөйләшеп киттек дигән сүз түгел бу, әлбәттә. Миндә жәлләү, кызгану хисе көчле. Бөтен кеше дә әйбәт булып бетә алмый дип саныйм.
МӘХӘББӘТ. Апалар китеп, өйдә берүзем калгач, әни миңа карата шактый кырыс булды. Кич чыгарга рөхсәт юк та юк. Борынга ис кергән вакытлар – кызларга иярәсе килә. Тик мине клубка җырларга гына җибәрделәр.
Буем озын түгел, әмма гәүдәле булгач, зур күренә идем. Ләкин минем арттан гел чандыр, ябык егетләр йөрде. «Ничек курыкмыйлар, ничек йөрәкләре җитә?» – дип уйлый идем. Кыйнап та ташлый алам бит югыйсә. Миңа һәрвакыт озын буйлы, кара чәчле егетләр ошый иде. Аннан. Күңелдә тагын бер яшерен хыял бар. Әни кичләрен почмак якта савыт-саба юганда,
әти түрдә еш кына хромкада уйнап утыра. Шул вакытларда: «Их, минем дә ирем гармунчы булсын иде!» – дип тели идем. Әнә, бүлмә саен – баян. Кайчак кулына алып уйный да.
Илсур белән Чаллыда, Илфира апаның туган көнендә таныштык. Быел моңа унбиш ел булды. Гаиләбез тарихын, нигәдер, никах көнен-нән дә, туйдан да түгел, ә танышкан көнебездән саныйбыз. 10 июнь иде ул. Илсур апаларның күрше йортында яши – Илфира апа аның артыннан миңа ондыр, ярмадыр җибәргәләгәне булды. Илсур аларны тулай торактагы бүлмәмә үк китереп биргәләде. Апаның туган көнендә ул гел гармун уйнап утырды, безне җырлатты. Миңа шул җитте. Икенче көнне Чаллыда Сабантуй иде – бәйрәмгә бергә чыктык. Ул мине Казанга ук озата килде. Шулай йөреп киттек. Миңа ул чакта егерме яшь. Ә Илсур – ундүрт яшькә өлкәнрәк. Тик мин булачак иремне үземнән гел олы итеп күрә идем. Әти белән әнинең яшь арасы да шулай зур булгангамы икән, белмим. Әмма яшьтәшләрем белән беркайчан да уртак тел тапмадым.
Аның моңарчы өйләнеп аерылганын ападан ишетеп белә идем инде. Улы бар икәнен дә. Бераз соңрак Илсур боларны үзе дә сөйләде.
Ә минем. минем ул вакытта җавапсыз мәхәббәт белән «авырган» чагым. Бүлмәмнең бөтен җире ул кешенең фотосурәтләре белән тулган. Илсурга: «Аны оныттыра ал-саң. » – диюем истә. Оныттырды, үзенә гашыйк итте ул мине, ә ярату. Анысы соңрак килде. Ярты еллап очрашып йөргәннән соң, бергә яши башладык, никах укыттык.
2003 елны улыбыз Данил туды. Никах белән генә бик озак яшәдек әле без. 2009 елның 10 июнендә генә язылыштык. Ильвина туарга ике-өч ай гына калган иде – кызыбызны бала тудыру йортыннан әтисенең фамилиясендә алып чыгасы килде инде. ЗАГСка иң якын дусларны гына чакырдык. Балдаклар алышканда да, документларга кул куйганда да уртабызда гел Данил басып торды. ЗАГС биргән язу тормышыбызда бернәрсәне дә үзгәртмәде.
Илсурның беренче хатыны белән берничә урын аша гына концертларда, мәҗлесләрдә бергә утырырга туры килгәләде. Көнләшү уема да кермәде. Бу – Илсурның үткәне,
ул аңа гына кагыла.
Иремнең олы улы Тимурга инде 22 яшь – акыллы, тәртипле, тырыш егет! Югары уку йортын тәмамлады. Кечкенәдән: «Мин нотариус булам», – дия иде, хыялы чынга ашып килә инде. Әнисе аңа бик яхшы тәрбия бирде. Чын күңелдән, сокланып әйтәм! Илсур һәрвакыт булышса да, ул бит аны ялгызы үстерде. Тимур безгә кечкенәдән гел килеп йөрде. Бәйрәмнәрдә әтисен, Данил белән Ильвинаны котларга хәзер дә килә.
Илсур – сигез балалы гаиләнең төпчеге. Җиде апасы бар аның! Җидесе дә: «Энем!» – дип кенә тора. Ул – алар өчен бер тотка. Апалары мине берсүзсез кабул итте: «Илсур сайлаган икән, димәк, белеп эшләгән». Без очрашканда Илсур яшь җилкенчәк түгел, күпне күргән, күпне кичергән ир-егет иде инде. Артист булуыма да апаларның әллә ни исләре китмәде. Кайнанам исән иде әле. Авылда үзе генә тора алмый башлагач, әнине үзебезгә алып кил-
дек. Данил туган вакытлар. Бәбидән котылгач, диетага утырган чагым. Кабыклы бәрәңге пешерәм, бер телем колбасаны өчкә бүлеп кенә ашыйм. Әни мине кызгана: «Өзлегерсең», – ди. Ул бала карый, мин йөгереп кайтам, көн саен үлчәүгә басам. Әни, шунда, ихлас борчылып: «Йә, бу кадәр интегеп, кимегәнсеңме инде бераз?» – дип сорый иде.
Еллар узган саен, Илсур миңа элеккегә караганда да кадерлерәк була бара. Мин дә аңа шулайдыр.
УҢЫШ. Мине халыкка «Җыр керсен күңелгә» көе танытты. Соңгы вакытта кабат күтәрелеп чыгуым исә «Авыл кызлары» җыры белән бәйле. Якыннарым белә: йолдыз чире белән «авырганым» булмады. «Мин шундый гына хакка эшлим», – дигәнем дә юк. Кирәк икән, бушка да чыгып җырлый алам. Тик мөмкинлек булып та түләмәүне җырчыны кимсетүгә саныйм. «Мәхәббәтле язмыш» тапшыруы миңа популярлык өстәде дия алмыйм. Чулпан белән икебез күңелендә йөргән бер хыял иде бу без менә аны чынга ашырдык. Тавышым бетү фаҗигагә әйләнер идеме? Узган ел ахырында бик каты авырдым. Тавыш ярылары. Хәзер, сау-сәламәт килеш, бу хакта тыныч кына сөйли алам, ә былтыр. Чын фаҗига булды. Эшсез калам дип курку гына түгел бу. Рәхәтләнеп җырлый алмау – монысы башка.
Ә эш кенә җитәрлек анысы. Минем хоббиларым бик күп. Ландшафт дизайнеры була алам менә – ишегалдындагы ташларның барысын үзем тездем. Кирпеч өям. Мозаика тезәм. Болар – бар да әнидән. Авылдагы иске йортның тәрәзә йөзлекләренә кадәр әни үз кулы белән ясады.
«Яланаяклы кыз» фильмында Лилия роле чирканчык алу гына булды. Караган саен, үкенәм – аны башкача, йөз тапкыр яхшырак уйнап булыр иде. Бәлки, шуңадыр, тагын бер уйныйсы килә. Үземне комик рольдә дип күз алдына китерәм. Тәртипсезрәк, ирдәүкәрәк.
КУРКУ. Яшеннән бик куркам, аннан – ток сугудан. Бүгенге дөньяның буталчыклыгы куркыта. Иртәгәсе көнне ни буласын белмәү. Балаларның киләчәге – алар нинди илдә яшәр? Якыннарын югалтудан мин генә түгел, бөтен кеше куркадыр.
АКЧА. Бүген каяндыр минем кулыма бик зур акча килеп керсә, аны нәрсәгә тотар идемме? Туганнар, дуслар арасында очын-очка ялгап яшәүчеләр бар – аларга таратып чыгар идем. «Аларның гел биргәнгә ияләшүе дә бар бит», – ди ирем. Күтәрелеп, тернәкләнеп китү өчен бер этәргеч булыр иде әле. Кыскасы, урын табар идем! Күп акчаның ишелеп төшкәне генә юк.
Кулыма кергән акчаны җыеп, саклап ятмыйм. Кием-салымга да туздырмыйм – миңа тизрәк өйгә нәрсә дә булса алып куярга кирәк. «Никадәр чыгым тотасың, «Авыл көне» үткәрү сиңа нәрсәгә кирәк?» – диючеләр дә бар. Төгәл җавабын белмим. Әмма авылдашларыма бәйрәм ясаудан, мәчеткә ярдәм итүдән, ифтар, корбан ашлары уздырудан зур канәгатьләнү алам.
БАЛАЛАР. Улым да, кызым да күбрәк әтиләренә тартыла. Мин аларга карата кырысрак бугай. Да-
нилга – 11 яшь, Ильвинага 5 тула. Алар – икесе ике төрле. Данилның бөтенесе эчендә. Ильвинага исә яшәү җиңелрәк булыр. Әрсезлеге дә, үткенлеге дә бар. Хәер, бишектәге бишкә төрләнә бит әле. Данил хоккей белән шөгыльләнә. Әтисе аны дүрт яшьтән тимераякка бастырды. Тренировкага әтисе йөртә: кайчак иртәнге алтыда ук чыгып китәләр. Данил шөгыльләнсен дип, әтисе йорт каршына хоккей мәйданчыгы төзеде – бистә малайлары шунда җыелып кышын хоккей, җәен теннис уйныйлар. Илсур үзе дә спортчы бит. Җиңел атлетика буенча спорт мастеры ул, 400 метр арага йөгергән. Дипломнары – чемодан тулы. Тик мин ул чакларны күрмәдем.
ҮЗЕМ ТУРЫНДА. Холкымда үзгәртәсе килгән нәрсәләр бар, әл-
бәттә. Пунктуаль түгел мин. Монда башлаган эшемне бетермичә, тегендә җитешәсе бар дип чыгып китә алмыйм. Соңга калсам калам, тик башта монысын төгәллим. Кайчак авылга кайтасы булсак: Илсур инде ишег-алдында көтә. Ә миңа савыт-сабаны юып, өйне җыештырып калдырырга кирәк. Гөлләргә су сипмичә ничек юлга чыгыйм, ди?! Мин боларның берсен дә «килгәч эшләрмен» дия алмыйм. Шушы гадәтем аркасында кыен хәлләргә тарыган чакларым да күп. Тагын. Сабырлыгым бар.
Тик түзәм, түзәм дә, аннан кабынып киткән чакларым да булгалый.
Бер «шартлап» алам да тагын басылам. Ярдәмчел дип әйтәләр.
Анысы да әнидән күчкән.








